tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде.

Ул Уфа районы Зубово авылында «Раббани» мәчете төзелеше белән танышты, биредә ясалган вакытлыча намаз уку йортында дога кылды. Әлеге мәчет төзелүгә багышлап, Уфа шәһәренең Яшьләр сарае бинсаында 23 нче май көнне хәйрия концерты узачак. Чарада мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның катнашуы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразыев 2022 нче елның 20 сентябрендә Уфа районы Зубово авылында «Раббани» мәчете төзелешен башлап җибәрү уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантаналы чарада катнашкан иде. Бу авыл тарихында беренче һәм өр-яңа мәчет.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*