tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе эшлекле сәфәр белән Томск шәһәренә китте
Милли Шура рәисе эшлекле сәфәр белән Томск шәһәренә китте

Милли Шура рәисе эшлекле сәфәр белән Томск шәһәренә китте

3 нче мартта  Татарстан Премьер-министры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында Томск шәһәрендә эшлекле очрашулар үтәчәк. Ул  Россия төбәкләрендә узган ел да булган иде. Быел татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән кабат күрешеп, башкарылган эшләр һәм уртак мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Төмән өлкәсенә Себер федераль округында яшәүче милләттәшләребез җыела. Алар Бөтендөнья татар конгрессының узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясаячак, шулай ук 2019 нчы елга планнар да кабул ителәчәк. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев аларны татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштыра.

Эш визитында Томск шәһәрендәге Татар бистәсенә бару,  Кызыл һәм Ак мәчетләрдә булу да каралган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*