tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Хәким Биктеевны соңгы юлга озатырга бара
Милли Шура рәисе Хәким Биктеевны соңгы юлга озатырга бара

Милли Шура рәисе Хәким Биктеевны соңгы юлга озатырга бара

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Халкыбызның затлы, зыялы улы, Калининград шәһәрендә гомер иткән Хәким Исмәгыйль улы Биктеев 99 яшендә бакыйлыкка күчте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Иртәгә Милли Шура рәисе аны соңгы юлга озатырга Калининград шәһәренә бара.

Хәким ага Биктеев гомерен татар халкына, аның телен, тарихын, динен саклауга багышлаган олуг шәхес иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, Литваны, Белоруссияне, Кенигсбергны немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Күп еллар,  тыныч тормышта, хезмәт эшчәнлеген халык хуҗалыгын торгызуга багышлый.

1990 еллар башында аксакалыбыз  Хәким Исмәгыйль улы Калининград һәм Калининград өлкәсе мөселман җәмгыятенә нигез сала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул оешмадан аерылмый. Ул Калининград әлкәсенең почетлы гражданины булды. Милләткә хезмәте өчен Татарстанның Дуслык ордены белән бүләкләнде. 

Һәрчак барлык милли һәм дини чараларда катнашып, үзенең төпле киңәшләрен, фикер-тәкъдимнәрен җиткереп килде. Бөтендөнья татар конгрессының да аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Конгресс тарафыннан оештырылган чараларның һәрвакыт шәрәфле кунагы булды.  Урыны Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*