tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ижау Җәмигъ мәчете белән танышты
Милли Шура рәисе Ижау Җәмигъ мәчете белән танышты

Милли Шура рәисе Ижау Җәмигъ мәчете белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында эш сәфәрен тәмамлап, Ижау шәһәренә килде.

Биредә ул Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Милли Шура рәисен биредәге эшчәнлек белән Удмуртия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин таныштырды.

Бүгенге көндә мәчет бинасында көндәлек хезмәтләр үткәрелә, ислам нигезләре дәресләре укытыла, җомга һәм бәйрәм көннәрендә намазлар укыла.

Васил Шәйхразыев шулай ук Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче  “Гармония” мәктәбе филиалы эшчәнлеге белән дә танышты. Биредәге лицейда татар теле дәресләре укытыла, 4 татар теле укытучысы эшли. Әмма Милли Шура рәисе татар теле бүлмәләренең исеме җисеменә дә туры килергә тиеш булуын ассызыклады.

“Биредәге классларда мәшһүр татар зыялылары һәм язучыларының портретлары, татар китаплары, татар телле мәгълүмат такталарын булдырырга кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы үз чиратында сезгә тиешле ярдәмне күрсәтергә әзер”, – дип белдерде Васил Шәйхразыев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*