tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәренә килде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында эш сәфәрен тәмамлап, Ижау шәһәренә килде.

Биредә Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу планлаштырыла. Әлеге очрашуда БТК Башкарма комитетының 2022 елдагы эшенә йомгак ясау, 2023 елга эш планы һәм бурычлар турында фикер алышу булачак.

Шулай ук Милли Шура рәисенең “Яңарыш” газетасы редакциясе эшчәнлеге белән танышуы да көтелә.