tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында балалар өчен сәхифә чыга башлый
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында балалар өчен сәхифә чыга башлый

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында балалар өчен сәхифә чыга башлый

Яңа 2023 елда «Өмет» газетасы редакциясе балаларга бүләк әзерләгән. Бу турыда газетаның телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Газетабызның 13 январь санында бик тә зәвыклы, эчтәлекле итеп әзерләнгән «Балалар сәхифәсе» дөнья күрәчәк», диелә анонста.

Анда кызыклы һәм мавыктыргыч викториналар, ребуслар һәм табышмаклар урын алган.

«Нәни дусларыбыз җирле язучыларның шигырьләре белән дә таныша алачак. Малайлар һәм кызларга сәхифә ошар дип ышанабыз һәм алардан хатлар көтеп калабыз. Иң актив катнашучыларны призлар көтә», диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*