tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Казан технология университетының Кыргызстандагы филиалында булды
Милли шура рәисе Казан технология университетының Кыргызстандагы филиалында булды

Милли шура рәисе Казан технология университетының Кыргызстандагы филиалында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Кыргызстан Республикасында эшлекле сәфәрдә. Күп очрашуларга бай эчтәлекле сәфәр кысаларында Милли шура рәисе Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты, “Асыл бала” мәгариф үзәгендә булып, “Каюм Насыри” якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук бүген Васил Шәйхразиев Казан технология университеты (КНИТУ) ның Кыргызстандагы филиалының эшчәнлеге белән танышты, хезмәткәрләр, студентлар, әти-әниләр белән очрашты.

Милли шура рәисен университет филиалы директоры Максим Сучков, Кант шәһәре хакимияте вәкилләре, Кыргызстан Республикасының “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге президенты Гөлсинә Үлмәскулова озата йөрде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*