tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Милли Шура рәисе Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Милли Шура рәисе Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Мәскәүгә сәфәре барышында, Россия мөселманнары Дини Җыены бинасында татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада  Россия мөселманнары Дини Җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов та катнашты.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә Федераль округлардагы очрашулар турында, Бөтендөнья татар конгрессының 2022 нче елга планлаштырган эшләре, чаралар турында сөйләде.  Милли Шура рәисе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылачак бәйрәм чараларына аерым тукталды. Очрашуда катнашучыларны, 21нче майда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында үткәреләчәк “Изге Болгар җыены”на чакырды.

Россия мөселманнары Дини Җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов Васил Шәйхразыевны шулай ук башкарган эшләр белән таныштырды. ” “Яңа Мәскәү” дип аталучы территориядә Мәскәү мөфтиятенә з мең гектар җир биреләчәк. Шунда мәчет салып “Мәдәни мәркәз” оештырасыбыз килә. Ул заманча, бар уңайлыклары белән төзеләчәк, көллият тә булдырылачак. Быел аның нигез ташын салу планлаштырыла,”-дип белдерде мөфти.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*