tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Находка мэры белән очрашты
Милли шура рәисе Находка мэры белән очрашты

Милли шура рәисе Находка мэры белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Находка шәһәр округы башлыгы Б.И Гладких белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Милли шура рәисенең федераль округлар буенча сәфәре бу көннәрдә Приморье краенда дәвам итә.

Борис Гладких билгеләп узганча, татарлар Находкада Совет чорында да, хәзер дә бик күп. Мэр сүзләренчә, алар бердәм һәм актив халык.

– Шәһәрдә Милләтләр советы эшләп килә. Ул – крайдагы иң актив оешма. Татарлар берләшмәсе әлеге Советта да мөһим урын тота, – диде Борис Гладких.

Васил Шәйхразиев өч ел элек федераль округларда татарлар белән очрашулар үткәрелә башлавын билгеләде. Ерак Көнчыгыштагы шушындый очрашулар алдагы елларда Хабаровск, Южно-Сахалинск шәһәрләрендә узды.

  • Быелгысын Находкада үткәрергә карар кылдык. Татар оешмалары булган барлык төбәкләрдән дә делегацияләр бирегә җыелды, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук Милли шура рәисе агымдагы елның зур чаралар елы булуын ассызыклады. Көтеләчәк зур вакыйгалар һәм чаралар турында мәгълүмат бирде.

Васил Шәйхразыев үзенең бүгенге эш программасы буенча мәгълүмат бирде. Инде шәһәр мәчетендә булырга өлгерүләрен әйтте.

  • Шәһәрнең иң күркәм урынында мәчет тора, анда милләттәшләребез, диндәшләребез җыела. Моның өчен зур рәхмәт! – диде Васил Шәйхразыев.

Рәсми очрашуда катнашкан Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкортлар иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Кильмөхәммәтов та край оешмасы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.

  • Шәһәрегездә 84 милләт дус-тату яши. Беренчеләрдән булып Сездә мәчет төзелде, – дип билгеләде ул.

Находка шәһәренең Милләтләр эшләре буенча советы башлыгы Анзор Авдадаев Советта Нуретдин Садретдинов җитәкчелегендәге татар-башкорт оешмасы иң активы булуын әйтте. Һәрдаим аның белән бергә эш алып баруын ассызыклады.

Нуретдин Садретдинов исә, шәһәр хакимиятенә һәрдаим күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Бу хезмәттәшлек шәһәрдә мәчет төзергә мөмкинлек биргән, хәзер Халыклар дуслыгы йортын булдыру юнәлешендә эш алып барылуын әйтте ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*