tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Прокопьевск башлыгы белән очрашты
Милли Шура рәисе Прокопьевск башлыгы белән очрашты

Милли Шура рәисе Прокопьевск башлыгы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Прокопьевск башлыгы Андрей Мамаев белән очрашты.  Милли шура рәисе якшәмбе көненә карамастан, аның белән очрашуы өчен мэрга рәхмәт белдерде. Моңа шәһәр башлыгы шаяртып: “Без шахтерлар һәм ялсыз эшлибез”, дип җавап кайтарды.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм Кемерово өлкәсенә эш сәфәре программасы белән таныштырды, округлар буенча очрашуларның эчтәлеге турында сөйләде. Шулай ук ул  Бөек җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан зур эшләр алып барылуын билгеләп үтте.

Васил Шәйхразыев шәһәр башлыгы белән сөйләшү барышында халык санын алу мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Ул сораштыруларның объективлыгына игътибар итәргә сорады. Милли шура рәисе 2010 ел мәгълүматлары буенча Россиядә 5 миллионнан артык татар яши, ә дөньяда татарлар саны 8 миллионнан артык булуын билгеләде. Шәһәр башлыгы Прокопьевскта халык саны буенча беренче урында – руслар булса, икенче урында – татарлар һәм башкортлар, диде. Шәһәрдә милләтләр кушылып беткән, һәркемнең диярлек татар туганы барлыгын билгеләде Андрей Мамаев. Аның хатыны да яртылаш татар булуын әйтте ул.

Андрей Мамаев шәһәрдә Сабантуй бәйрәме бик җитди дәрәҗәдә үткәрелүе турында сөйләде. Узган елда бу чарага өлкә губернаторы да килгән. Шулай ук мэр Прокопьевскида мәчет төзелеше баруын билгеләп үтте.

Шәһәр башлыгы белән очрашуда шулай ук “Аэрокузбасс” компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Валерий Хомский да катнашты. Ул Татарстан  белән Новокузнецк арасында самолетлар быел гына оча башласа да, халык күп йөрүен билгеләде. Чөнки Кузбаccның көньягында татарлар күпләп яши. Ул очыш юлын Иркутскка кадәр озайтырга тәкъдим итте. Халык Байкалга йөрер иде, ди.

Васил Шәйхрәзиев билет бәяләрен арзанайту мөмкинлеге турында сорады. Валерий Хомский әйтүенчә, Кузбасс аэропорты ЮВТ компаниясенә ташламалар ясый һәм алга таба да ясаячак дип вәгъдә итте.

Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразиев Прокопьевскта эш сәфәрендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*