tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Россиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты
Милли Шура рәисе Россиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Милли Шура рәисе Россиянең Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Чара Югары мөфти резиденциясендә узды.

Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәтне Башкортстандагы эш сәфәре программасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының киләчәккә планнары белән таныштырды. Әңгәмәдә төп урын быел июнь башында узачак “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы һәм “Изге Болгар Җыены”на әзерлек мәсьәләләренә бирелде. Билгеле булганча, Форумны 3-4 июньдә, “Изге Болгар Җыены”н исә 5 июньдә үткәрү планлаштырыла.

Очрашуда Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Йосыф Якупов,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*