tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Санкт-Петербург шәһәрендә татарның күренекле шәхесләренә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Санкт-Петербург шәһәрендә татарның күренекле шәхесләренә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Санкт-Петербург шәһәрендә татарның күренекле шәхесләренә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә бөек шәхесләребезне хөрмәтләп куелган һәйкәлләр янында да булды.

Татарның күренекле шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл биредә 2006 нчы елда ачылган иде. Авторлары – сынчылар Ә.Зиякаев, Я. Нейман. Бу Санкт-Петербург шәһәренә Татарстаннан бүләк. Васил Шәйхразыев бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Быел Г. Тукайның тууына 135 ел булачак.

Милли Шура рәисе патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә дә чәчәкләр салды. Ул Санкт-Петербург шәһәрендә 2011 нчы елның май аенда ачылган иде. Авторлары шулай ук сынчылар Ә.Зиякаев, Я. Нейман.

Санкт-Петербург шәһәрендә танылган татар мәгърифәтчесе, биредә чыккан беренче татарча басма – “Нур” газетасына нигез салучы Гатаулла Баязитовка да һәйкәл куелган. Аның авторы – сынчы В. Абдуллина. Милли Шура рәисе Г. Баязитов һәйкәленә дә чәчәкләр салды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*