tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Санкт-Петербургта Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Санкт-Петербургта Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Санкт-Петербургта Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә ул Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Һәйкәлне 2006 елда Габдулла Тукайның тууына 120 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Санкт-Петербург шәһәренә бүләк итте. Шагыйргә сын элек татар бистәсе булган Петроград районында, Кронверк проспектының Тукай скверында урнашкан.

Һәйкәлдә Габдулла Тукай бер кулын түшенә куйган итеп сурәтләнә. Туберкулез белән авырганга күрә, аңа тын алырга авыр булган. Икенче кулында ул китап тоткан. Бу исә аның язучы, шагыйрь булганына ишарәли. Илнең Төньяк башкаласында бакырдан эшләнгән һәйкәл куелуы Татарстан һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучылар өчен бик тә әһәмиятле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*