tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Свердловск өлкәсенә сәфәре барышында әлеге төбәктәге милләтәшләребез белән дә күреште. Очрашуга җыелган татарларны сәламләп, ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган эшләр хакында сөйләде. “ТАССРның 100 елллыгын зурлап уздырдык. Бүгенге чара да юбилей датасын йомгаклау кысаларында уза. Татарстанда 100 еллык уңаеннан 14 мең чара оештырылды. Аларда 9 миллионнан артык кеше катнашты. Иң зур вакыйгаларның берсе – Казанда август аенда узган Милләт Җыены. Анда Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча әзерләнгән “Татарлар; Гамәл Стратегиясе” кабул ителде,” -дип белдерде Васил Шәйхразыев. Стратегиягә тәкъдимнәр җыю буенча оештырылган очрашуларны да искә төшерде. Иң зурысы Екатеринбургта узуын искәртте.

Милли Шура рәисе иҗат коллективларына милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен грантлар бүлеп бирелүе хакында да әйтте. Бу эш 2021 нче елда да дәвам итәчәк, дип белдерде. “”Киләсе елга “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален тагын да зурлап үткәрәчәкбез. Безнең максат – яшьләребезне дә милли уен коралларыбызда уйнарга кызыксындыру,” – диде ул.

Васил Шәйхразыев киләсе ел – Татар халкының бердәмлеге елы булуын, алда  Бөтенроссия халык санын алу уздырылачагына аерым тукталды. Свердловск өлкәсендә халык санын алу нәтиҗәләре бик үк яхшы түгеллеген, татарлар саны кимүен искәртте. “Без үз-үзебезгә: “Кая барабыз?” дигән сорау куярга тиеш,”- дип белдерде Милли Шура рәисе, милләттәшләребезне актив булырга чакырды.

Очрашу ахырында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен актив милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*