tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе: “Татарстан һәм Башкортстандагы халкыбыз – татарларның умыртка баганасы”
Милли Шура рәисе: “Татарстан һәм Башкортстандагы халкыбыз – татарларның умыртка баганасы”

Милли Шура рәисе: “Татарстан һәм Башкортстандагы халкыбыз – татарларның умыртка баганасы”

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Уфа шәһәренең «Башкортстан» кунакханәсе конференц-залында узды.

Үз чыгышында Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының узган елдагы эшчәнлегенең нәтиҗәләре  һәм 2021 елга планнары турында сөйләде. Шулай ук Васил Шәйхразыев Дәүләт программалары, татар телле дәреслекләр, милли киемнәр, уен кораллары темаларына да тукталды. Үзенең чыгышында Милли Шура рәисе узган ел ахырында 10 миллион сумлык һәм быел тагын шул күләмдәге грантлар игълан ителүен дә әйтеп узды.

Васил Шәйхразыев Татар конгрессы белән “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелүен, 19 гыйнвар көнне Милли Шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татар халкына мөрәҗәгате кабул ителүен дә әйтте. “Татарстан һәм Башкортстандагы халкыбыз татарларның умыртка баганасы. Чөнки бу территориядә 3 миллионнан артык милләттәшебез яши”, – дип искәртте Милли Шура рәисе.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев 18 гыйнварда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләде. Шундый ук медаль белән, 20 гыйнвар көнне, үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгының күренекле эшлеклесе, озак еллар буе «Родина» агрофирма җитәкчесе булып хезмәт иткән абруйлы якташыбыз Рәфкать Фәйзуллин һәм танылган җырчы, композитор, «Туган тел» телеканалының директоры Азат Вахитов та бүләкләнде.

                             

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*