tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядән татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашасы балалар сайланды
Чувашиядән татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашасы балалар сайланды

Чувашиядән татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашасы балалар сайланды

Чувашия Республикасы татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада катнашачак татар балаларын сайлады.

«Татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу маскатыннан республикада ел саен олимпиадалар оештырыла. Җиңүчеләрне автономия тарафыннан бүләклибез», — диде Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин.

Олимпиада Чабаксарның «Эткер» яшьләр үзәгендә үткән. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада республиканың өч районыннан 22 укучы көч сынашкан.

Төбәкара олимпиадада I һәм II урыннарны алган укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия булган.

Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин олимпиадада катнашкан укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*