tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган биатлончы Эдуард Латыйповның әти-әнисенә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды
Танылган биатлончы Эдуард Латыйповның әти-әнисенә  Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды

Танылган биатлончы Эдуард Латыйповның әти-әнисенә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Самара өлкәсенең Камышлы авылына эшлекле сәфәр кылды. Биредә Самара өлкәсенең танылган биатлончысы Эдуард Латыйповның әти-әнисе гомер итә.

  • Исегезгә төшерәбез, Эдуард Латыйпов Россия җыелма командасына Дөнья кубогында җиңү китерде.

Гөлназ Шәйхи спортчының әти-әнисе һәм аның беренче тренеры Марат Шәвәлиев белән аралашты. Тренер сүзләренчә, “Эдуард Латыйпов кебек биатлончы миллионга бер була”.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Гөлназ Шәйхи дөньяга танылган спортчы, татар егете тәрбияләгән гаиләгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*