tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге бинасында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты
Милли Шура рәисе Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге бинасында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты

Милли Шура рәисе Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге бинасында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенә сәфәре барышында Түбән Новгород Татар мәдәни үзәге бинасында төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Үзәк бинасы шәһәрнең күпмилләтле, бик җайлы урынында – Канавин районында урнашкан. Ел саен Сабантуйлары уза торган парк та янәшәдә, шулай ук мәчет тә бар.

Ике катлы бинада китапханә, музей урнашыр дип планлаштырыла. Татар теле курслары алып бару өчен дә мөмкинлек булачак. Түбән Новгород өлкәсе татарлары бу яңалыкны шатланып кабул итте. Безнең дә Томск, Новосибирск, Тубыл, Төмән, Курган, Йошкар-Ола, Ульяновск һәм Мәскәүдәге кебек аерым бинабыз булачак, диләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*