tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Уфадагы “Башкирия Лайфстайл” үзәгендә милли киемнәр күргәзмәсе белән танышты
Милли Шура рәисе Уфадагы “Башкирия Лайфстайл” үзәгендә милли киемнәр күргәзмәсе белән танышты

Милли Шура рәисе Уфадагы “Башкирия Лайфстайл” үзәгендә милли киемнәр күргәзмәсе белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Башкортстанга эш сәфәре дәвам итә. Бүген “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары белән очрашканнан соң, ул Уфа шәһәрендәге “Башкирия Лайфстайл” үзәгендә эшләүче «TATАR dress» милли киемнәр күргәзмәсе белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге күргәзмә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан оештырылган иде. Ул 2020 нче елның 2 нче декабрендә ачылды. Проектның авторы – актив милләттәшләребезнең берсе Гөлшат Сафина.

Фотоларда 19 нчы гасырга караган милли киемнәрне Башкортстанда яшәүче татар блогерлары тәкъдим итә. Күргәзмәнең максаты – татар мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, милли киемнәребезне популярлаштыру.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*