tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Урал федераль округындагы татар активы белән очрашты
Милли Шура рәисе Урал федераль округындагы татар активы белән очрашты

Милли Шура рәисе Урал федераль округындагы татар активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә Урал федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән утырыш уздырды.

Чарада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һ.б. катнашты.

Очрашуны дога белән башлап җибәрделәр. Аны Курган өлкәсенең Йолдыз авылы имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин укыды. Ул Татарстан Рәисенә, Бөтендөнья татар конгрессына, татар дөньясына, һәм Свердловск өлкәсе татарларына Йолдыз авылы халкы исеменнән зур рәхмәтен дә җиткерде.

Узган елның 7 маенда Йолдыз авылында янгын чыгып, авыл халкы йорт-җирсез калгач, Урал төбәгендәге милли һәм дини оешмаларыбыз беренчеләрдән булып ярдәмгә килде.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2023 нче ел эшчәнлеге турында фильм тәкъдим ителде. Татар оешмалары җитәкчеләре үзләрендә башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады.

Васил Шәйхразыев 2024 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тормышка ашырылачак мөһим проектлар хакында сөйләде. Ул 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. “Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк,” – диде ул.

Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды. “Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу җаваплы көннәр. Чөнки алдагы тормышыбыз безнең актив гражданлык позициясенә бәйле,”-дип белдерде.

Очрашу ахырында Урал федераль округында халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*