tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялкынланып эшлиселәр алда әле!
Ялкынланып эшлиселәр алда әле!

Ялкынланып эшлиселәр алда әле!

Мәртәбәле бүләк Ләлә Мөкминованың иңнәренә канат куйган.11 гыйнварда республикабыз башкаласында татар халкының милләтпәрвәр уллары һәм кызлары инде күркәм йолага әверелгән, төп максаты ел нәтиҗәләрен барлау һәм киләчәккә планнар билгеләү булган очрашуга җыелды. Чарада Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, республиканың татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.Очрашуда милли оешмаларның иң актив әгъзаларына, татар халкының киләчәге өчен җан атып эшләүче шәхесләргә мәртәбәле бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында Дүртөйле шәһәреннән “Хәзинә” хәйрия һәм мәдәни программалар үзәге рәисе Ләлә Мөкминова да бар иде. Аңа Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды.
Ләлә Нурислам кызы — Дүртөйле шәһәр китапханәсе хезмәткәре. Ул — үсеп килүче буынны чын ватанпәрвәр итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертүче шәхесләрнең берсе, республикада да аның исеме күпләргә таныш. Нәкъ менә аның тәкъдиме, тырышлыгы белән Башкортстанда балалар һәм яшьләр өчен өч зур иҗади бәйгегә нигез салынды. Алар: “Мцыри”, “Тату илһам чишмәләре”, “Күңелем кылларын чыңлатып”. Бу иҗади чараларда катнашучыларның саны елдан-ел арта, хәзер индеалар “халыкара” дигән статуска ия. “Әлеге бәйгеләрне булдыру уе кайчан туды һәм Сез аны ничек чынбарлыкка әверелдердегез?” дигән сорауга Ләлә Мөкминова болай дип җавап бирде:
– Тормышта үз кыйбласын тапсын өчен, яшьләргә үз халкының тарихын, каһарманнарын, язучыларын, шагыйрьләрен белергә, мәдәниятен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә кирәк. Ә гаджетлар заманында боларга игътибар күзгә күренеп кимеде. Әдәби, тирән эчтәлекле китаплар уку урынына, балаларыбыз Интернет челтәрендә мәгънәсе сай, хәтта үсеп килүче аң өчен зыянлы видеолар карап утыра. Шул рәвешле буй җиткергән буыннан нинди бөек эшләр көтеп була?! Моңа минем йөрәгем бик әрни. Балалар һәм яшьләр өчен иҗади бәйгеләр булдыру уе да нәкъ менә чын ватанпәрвәрләр, җәмгыятебез өчен кирәкле шәхесләр тәрбияләүгә үз өлешемне кертү максатында туды. “Мцыри” — яшь шагыйрьләрнең Бөтенрусия бәйгесе ул. Аңа илебез башкаласы Мәскәүдә нигез салынган, ә менә Башкортстанга бу иҗади көчләр бәйгесен алып кайту минем хезмәтем һәм тырышлыгым нәтиҗәсе булу белән горурланам.
Моннан ике ел элек Дүртөйле районының үзәкләштерелгән китапханә челтәре мәдәни башлангычлар өлкәсендә Президент фонды конкурсы грантына ия булды. “Шигъри көч Z” дип аталучы грант проектын тормышка ашыру кысаларындаДүртөйле шәһәр китапханәсендә “Яңа дулкын” дип исемләнгән шигъри мәктәп барлыкка килде. Аңа шигърияткә гашыйк, иҗат белән мавыгучы яшьләр, үсмерләр тупланды. Биредә шуны да әйтик: әлеге шигъри мәктәптә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен билгеле язучылар, шагыйрьләр белән онытылмаслык очрашулар, осталык дәресләре, видеоконференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр еш оештырыла. Мәктәпнең төп максаты – үсмерләр һәм яшьләр күңелендә иҗатка кызыксыну уяту, яшь, сәләтле авторларга ярдәм күрсәтү, халкыбызның рухи мирасын саклау һәм баету. Мәктәпнең яшь иҗатчыларының иң-иң яхшы эшләре аерым җыентык булып дөнья күрде! Бу эштә дә Ләлә ханымның өлеше бәяләп бетергесез.
Ләлә Нурислам кызы авыр тормыш хәлендәге һәм сәламәтлеккә туймаучы балаларны, үсмерләрне иҗатка җәлеп итү өлкәсендә дә армый-талмый хезмәт сала. Бу — минем җан таләбем, язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар һәм үсмерләрнең тормышына ямь, гүзәллек кертергә омтылуымның һәм алар арасындагы сәләт ияләренә әдәбият, шигърият өлкәсенә юл ачарга ярдәм итәргә теләвемнең бер чагылышы, ди ул. Нәкъ менә шушы төркемгә караган балалар һәм үсмерләр өчен Ләлә Мөкминова башлангычы белән 2018 елда “Күңел кылларын чыңлатып” дигән иҗади бәйгегә нигез салынды. Анда республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче сәламәтлеккә туймаучы, социаль приютларда тәрбияләнүче балалар катнаша.
Арытаба Ләлә ханым тагын бер күркәм иҗади бәйге авторы буларак чыгыш ясады: 2020 елда аның башлангычы белән “Тату илһам чишмәләре” дигән халыкара әдәбинәфис сүз һәм фотосәнгать конкурсы старт алды. Ул инде 35 яшькә кадәр сәләт ияләре өчен тәгаенләнгән.
Ләлә Нурислам кызы — һөнәре буенча инженер-икътисадчы. Гомере буена “кара алтын” табу өлкәсендә хезмәт салган һәм беркайчан да шигърияттән, әдәбияттан аерылмаган кеше.
— 2017 елда лаеклы ялга чыктым һәм кинәнеп иҗат белән шөгыльләнә башладым, — ди Ләлә Нурислам кызы. — Илебез башкаласында әдәби курсларда белем алдым, мәдрәсәдә укып чыктым, Казанда Русия ислам институтының журналистика факультетын тәмамладым. Әдәби курсларда күренекле язучылар, шагыйрьләр белән аралаштым һәм алар ярдәме белән туган республикамда яшь буын өчен иҗади бәйгеләр оештыра башладым.
Иҗади чараларның сценариен төзеп, иганәчеләрен дә, бүләкләү тантанасын бизәп чыгыш ясаячак артистларны да үзе таба Ләлә Нурислам кызы. Ә жюри эшенә Башкортстан, Мәскәү язучыларын һәм шагыйрьләрен җәлеп итә. Аның тырышлыгы белән оештырылган чаралар һәрчак киң колачлы, тирән эчтәлекле булуы белән аерылып тора.
— Мәртәбәле бүләк иңнәремә канат куйгандай булды. Илһамланып эшлисе, иҗат итәсе көннәр алда әле, — ди медаль иясе. Туган халкының киләчәге өчен янып яшәүче, армый-талмый хезмәт салучы шәхескә уңышлар юлдаш булсын!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

https://kiziltan.ru/articles/millt/2024-01-26/yalkynlanyp-eshlisel-r-alda-le-3618453

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*