tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Екатеринбургта М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Екатеринбургта М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Екатеринбургта М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәренең Халыклар Дуслыгы скверында урнашкан патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Каһарман шагыйрьгә һәйкәл 2021 нче елның октябрь аенда куелган иде. Чарада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнашты.

Россия төбәкләренә эш визиты белән барганда, татар шәхесләренә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенең матур традициясе.

Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразыев 27-28 гыйнвар көннәрендә Свердловск өлкәсендә эш сәфәре белән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*