tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта Урал федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды
Екатеринбургта Урал федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды

Екатеринбургта Урал федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды

Бүген Екатеринбург шәһәренең Халыклар иҗаты йортының Зур концерт залында Урал федераль округына һәм Свердловск өлкәсенә кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, татар активы җыелды. Биредә алар өчен Татарстанның сәнгать осталары әзерләгән концерт тәкъдим ителә.

 

Зал милләттәшләребез белән шыгрым тулы. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һ.б. катнашты. Концерт башланыр алдыннан, залга җыелучыларны Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов сәламләде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләп, бердәм булырга, алда торган бурыч һәм максатларны бергәләшеп тормышка ашырырга өндәде. Ул март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

Бүгенге тантаналы чарада халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга зур өлеш керткән милләттәшләребез Дәүләт бүләкләренә дә лаек булды. Аларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.

Очрашу концерт белән дәвам итте. Тамашачылар каршында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов һәм сәнгать коллективлары чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*