tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Урмай авылында төзелеше тәмамланып килгән Җәмигъ мәчетендә булды
Милли Шура рәисе Урмай авылында төзелеше тәмамланып килгән Җәмигъ мәчетендә булды

Милли Шура рәисе Урмай авылында төзелеше тәмамланып килгән Җәмигъ мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашстан Республикасында.

Бүген Шыгырдан авылында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм бөек шагыйрь Г.Тукайның туган көненә багышланган Республикакүләм балалар ифтары узды. Биредә Милли Шура бәйгедә җиңүче балаларга бүләкләр тапшырды.

Эшлекле сәфәр Урмай авылында төзелеше тәмамланып килгән Җәмигъ мәчетен зиярәт итү белән төгәлләде.

Хәзерге вакытта Җәмигъ мәчете төзелеше төгәлләнеп килә: соңгы ремонт эшләре алып барыла, кирәкле коммуникацияләр тоташтырыла, күптән түгел бина гөмбәзе астында зур люстралар урнаштырылды. Бинаны төзүдә җирле халык һәм меценатлар ярдәм итә.

Урмай авылында мәчетне  1-2 майда  – Ураза бәйрәменә ачарга планлаштыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*