tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Укытучылар көне белән котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Укытучылар көне белән котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Укытучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Тормышта безнең һәркайсыбыз нинди генә профессия иясе булса да, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Укытучы һөнәренең үзенчәлеге – үз хезмәтенең нәтиҗәсен дистә еллар узгач кына күрә алуында. Мөгаллим өчен укучыларының намуслы, белемле һәм зирәк кешеләр булып җитешүләрен күрү зур горурлык һәм иң шатлыклы вакыйгадыр, мөгаен.

Кадерле укытучыларыбыз! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Олуг ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*