tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан котлавы

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихластан котлыйм! Бу көн – тәүге тапкыр беренче кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф балалары, бер елга олыгаеп килгән укучылар, аларны колач җәеп каршы алучы укытучылар, сөенеп  һәм борчылып мәктәп бусагасына балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.

Безнең татар халкында “Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп”, -дигән бик матур мәкаль бар. Шуңа күрә, вакытыбызны файдалы уздырып, яңа уку елында кулдан килгәнчә белем алырга омтылырга, киләчәк өчен кирәкле һөнәрләр сайларга тырышырга кирәк. Яхшы белгечләрнең кадере алтын бәясе.

Бүгенге көндә белем бирү һәм алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Уку йортлары яңа заманча җайланма-җиһазлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәре булдырылган, мәгариф тармагында үз фәненең осталары көч куя.

Кадерле укучылар, Сезнең барыгызга да белемле һәм тәрбияле, киләчәктә милләтебез горурлыгы, илебезгә файдалы шәхес булып җитлегергә насыйп булсын.  Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим

 Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*