tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылачак
Казан «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылачак

Казан «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылачак

3 сентябрьдә Казан «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясенә кушылачак. Катнашучыларга 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 биремне үтәргә туры киләчәк.

Катнашырга теләүчеләргә диктантпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк. Казанда акциягә ТР Милли музее һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җәлеп ителәчәк.

Акция программасында шулай ук «Татарстан сугыш елларында» дигән тематик экскурсияләр һәм ТР Милли музеенда узачак «Солдатка хат» дәресе бар. Килүчеләр сугыш вакытында почта эше турында беләчәк, фронт посылкасын җыячак һәм картлар йортына өчпочмаклы хатлар язачак.

«Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе Россиядә һәм чит илләрдә 2019 елдан бирле үткәрелә. Ул Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Бердәм Россия» партиясенең «Безнең җиңү» комитеты тарафыннан гамәлгә куелган.
Ел саен катнашучылар саны арта бара, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте. 2019 елда диктантны 24 илдән 105 мең кеше язган, 2021 елда – 80 илдән 1,5 млн кеше.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*