tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Бөтендөнья укытучылар көне белән тәбрик итәм.
Укытучы – дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче бөек кеше ул. Аның хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Гомерен белем бирүгә багышлаган укытучылар турында шагыйрь Фәнис Яруллин юкка гына: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”, – дип әйтмәгән.
Без нинди генә һөнәр иясе, нинди генә дәрәҗәләргә ирешкән булсак та, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный.
Кадерле укытучыларыбыз, мәгариф хезмәткәрләре! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән Сезне!

Олы ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*