tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашты

Бурятия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән Улан-Удэ шәһәрендә очрашты.

Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Баталова белдергәнчә, быел 15 еллыгын билгеләп үтүче татар оешмасы халкыбызны берләштерү буенча системалы рәвештә зур эшләр башкара. Биредә татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Саҗидә Баталова шулай ук Уст-Кяхтада татар теле классы ачырга җыенуларын белдерде.

Иркутск өлкәсе “Татар-башкорт мәдәният үзәге” Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рәмис Солтанов 2019 елның 1 сентябрендә Оса районында татар классы ачылуы турында хәбәр итте. Дәреслекләр белән ярдәм иткән өчен оешма рәисе Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 2020 елның 30-31 гыйнварында Бурятия Республикасында эшли.

Көннең беренче яртысында делегация вәкилләре Бурятия Республикасы татарлар күпләп яшәгән җирлекләренең декоратив сәнгате, музей экспозицияләре, татар аш-сулары күргәзмә-презентациясен карады.

Бүгенге көн программасы Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуны да үз эченә ала. Соңрак делегация вәкилләре ТАССРның 100 еллыгына һәм Бурятия татар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган концертта катнашачак.

30 гыйнварның эш программасы Улан-Удэның Үзәк мәчете һәм Халыклар дуслыгы йортын карау белән тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*