tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Яңарыш” газетасы редакциясенә принтер бүләк итте
Милли Шура рәисе “Яңарыш” газетасы редакциясенә принтер бүләк итте

Милли Шура рәисе “Яңарыш” газетасы редакциясенә принтер бүләк итте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Удмуртия Республикасына килде.

Бер көнлек эш сәфәре кысаларында Милли Шура рәисе Удмуртия Республикасының “Яңарыш” газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында Васил Шәйхразыев коллективка принтер бүләк итте. Үз чиратында гәҗитнең баш мөхәррире Рәмзия Габбасова олы бүләк өчен рәхмәтләрен җиткереп, кунакларны редакция эшчәнлеге, басманың соңгы саннары белән таныштырды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” гәҗитенең баш мөхәррире Рәмзия Габбасова, Удмуртия Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валов һ.б. катнаштылар.

Белешмә өчен: “Яңарыш” гәҗите 1991 елдан Ижау шәһәрендә нәшер ителә. 2011 елдан гәҗитнең баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызы Габбасова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*