tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Үзбәкстанда Рөстәмбәк Корбанов белән очрашты
Милли шура рәисе Үзбәкстанда Рөстәмбәк Корбанов белән очрашты

Милли шура рәисе Үзбәкстанда Рөстәмбәк Корбанов белән очрашты

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты җитәкчесе белән очрашты.

Комитет җитәкчесе Рөстәмбәк Корбанов комитет эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренчә, төп бурычлар булып илдә яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда һәм үстерүдә ярдәм күрсәтү; дәүләт органнарының милли мәдәният үзәкләре белән үзара бәйләнешен һәм хезмәттәшлеген тәэмин итү; милләтара татулык, дуслык һәм бердәмлек традицияләренең дәвамчанлыгын саклап калу.

Комитет каршында 138 милли мәдәният үзәге эшли. Рөстәмбәк Корбанов билгеләп киткәнчә, татарлар иң актив үзәкләрнең берсе, ди.

Васил Шәйхразиев Үзбәкстандагы татар оешмаларына һәрдаим ярдәм күрсәтүләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Ул билгеләп узганча, быел Бохарада Мәрҗанигә такта ачылды. Киләсе елның Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге 30-еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Июньдә исә Урта Азия илләре Сабан туен уздыру ниятләнә. Бу чараларны да оешкан төстә бергәләп уздырырбыз дигән ышанычын белдерде Васил Шәйхразиев. Рөстәмбәк Корбанов аның сүзләрен хуплады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*