tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура утырышында ел дәвамында башкарылган эшчәнлек хакында фикер алыштылар
Милли Шура утырышында ел дәвамында башкарылган эшчәнлек хакында фикер алыштылар

Милли Шура утырышында ел дәвамында башкарылган эшчәнлек хакында фикер алыштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышында, ел дәвамында башкарылган эшчәнлек хакында берничә спикер чыгыш ясады.

Күп еллар дәвамында Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе булып хезмәт иткән, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан   һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Индус Таһиров утырышта катнашучыларга үз фикерләрен җиткерде.

-Татарларны икьтисад ягыннан, милли һәм дини мөнәсәбәтләрдә дә үрнәк итеп күрәләр. Шуңа күрә халкыбыз өстендә зур җаваплылык ята. Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка татар оешмалар әлеге җаваплылыкны тоеп эшлиләр, – дип ассызыклады ул.

Җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты, тарих фәннәре докторы,  2002—2020 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт шурасының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты Ринат Закиров шулай ук конгрессның эшчәнлеген уңай бәяләде:

-Үз халкын, үз телен сөйгән яшь буын үстерү өчен милли һәм дини тәрбиянең бергә үрелеп баруы мөһим, мәчетләр тирәсендә татар телле яшьләрне берләштерү кирәк. Балаларны туган телдә тәрбияләүне төп максат итеп куйсак, димәк, киләчәгебез зур булачак, – диде ул.

Шулай ук Милли Шура утырышында Омск өлкәсе Большеречье муниципаль районы Үләнкүл  авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина чыгыш ясады.

Ул агымдагы елның маенда Каракүл авылында булган фаҗигадән соң ярдәм күрсәткән милләттәшләрбезгә рәхмәтләрен җиткерде. Коточкыч янгын Каракүл кешеләрен йортсыз итте, әмма дөньяга сибелеп яшәгән татарлар бу бәлага битараф калмадылар.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе хөкүмәте янгыннан зыян күрүчеләргә беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздылар. Милләттәшләребез.һәм татар оешмаларыннан кала, Австрия, Австралия, Дания, Финляндия, Казахстандагы кардәшләребездән ярдәм килде. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев  үз командасы белән берничә тапкыр Каракүлдә булдылар, булыштылар, төзелеш белән, кешеләрнең тормышы белән таныштылар. Бәйрәмнәрдә генә түгел, ә фаҗигале, авыр чакларда да бер-береңә терәк булу халкыбыз бердәмлегенең үрнәге, – дип билгеләп үтте Ләйлә Мөхәммәтшина.

Читтә яшәүче милләттәшләребезгә һәрдаим игътибар ителә. Бу хакта Кыргызстан Республикасы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Гөлсинә Үлмәскулова искәртте:

– Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация  Кыргызстан Республикасына килеп, безнең яшәешебез, эшчәнлегебез белән танышып китте. Һәрдаим ярдәм иткән өчен, шундый очрашуларда катнашкан өчен милләттәшләрбезгә чиксез рәхмәтлебез.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе,  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев утырышка нәтиҗә ясады һәм 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында оештырылга тиеш икәнен искәртте.

Ләйсән Хәерова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*