tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2021 елда эшчәнлеге турында мәгълүмат
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2021 елда эшчәнлеге турында мәгълүмат

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2021 елда эшчәнлеге турында мәгълүмат

Бүген Конгресс эшчәнлеге турында еллык хисапны оешма җитәкчесе Данис Шакиров бирде. 

2021 ел – татар халкы өчен вакыйгаларга бай, шул ук вакытта сынаулар елы да булды. 2020 елның  Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышында без 2021 елны Татар халкының бердәмлеге елы дип игълан иттек, әлбәттә быелның иң мөһим вакыйгасын – илкүләм халык санын алу  кампаниясен сезнең белән бергә, бердәм, уңышлы уздырдык. Безнең таяну көчебез – ул сез, татар оешмалары. Пандемия шартлары чараларның уздыруын шактый катлауландырса да, әлеге кампания күп кенә төбәкләрдәге татарларыбызны активлаштырды.

Әйткәнемчә, безнең таяну көчебез – ул татар оешмалары, zoom аша катнашкан татар оешмалары җитәкчеләре, әлеге оешмаларны җитәкләгән милли лидерларыбыз. Пандемия аркасында татар халкына зур йогымты ясаган шәхесләребезне югалту татар дөньясын тетрәндерде. Аларның истәлекләренә чаралар узып тора. Рухлары шат булсын, алар безнең хәтердә.

Ел дәвамында әйткәндә, сез үзегез дә сиздегез,  татар оешмаларыннан килгән бер хат та игътибарсыз калмады, Бөтендөнья татар конгрессының  Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәрдаим сезнең мөрәҗәгатьләр нигезендә төбәкләрдә һәм чит илләрдә узган чараларда катнашты, иң актив булганнарга Дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Россиянең федераль округларында очрашулар

Гыйнвар аеннан ук ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның татар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашулар Россиянең җиде федераль округында: ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНДА (Уфа шәһәре), УРАЛ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНДА (Чиләбе шәһәре), СЕБЕР  ФЕДЕРАЛЬ  ОКРУГЫНДА (Омск шәһәре, Омск өлкәсенең Большеречье районы Үләнкүл авылы), КӨНЬЯК  ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНДА (Әстерхан шәһәре), ҮЗӘК ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНДА (Ярославль шәһәре), ТӨНЬЯК-КӨНБАТЫШ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНДА (Санкт-Петербург шәһәре), ЕРАК КӨНЧЫГЫШ  ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНДА (Якутск шәһәре) узды.

Әлеге очрашулар вакытында максатлар билгеләнде,  бурычлар куелды, төбәкләр җитәкчелеге каршында татар җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләр күтәрелде. Шушы форматта узучы очрашулар нәтиҗәсендә  татар җәмәгатьчелеген еллар дәвамында борчыган мәсьәләләр җирле хакимият ярдәмендә хәл ителде.

Мәсәлән, Якутиядә – татар оешмасына офис бүлеп бирелде, Новосибирскида – Татар мәдәнияте үзәге, Бурятиядә – татар йорты ачылды, Дондагы Ростовта  – Татар мәдәнияте үзәгенә бина бирелде, Омск өлкәсенең Большеречье районында татар зиратына җир бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт программалары

Әлбәттә, әлеге Федераль округларында күтәрелгән мәсьәләләр  В.Г. Шәйхразыев җитәкләгән эшче төркемнәр тарафыннан татар халкының милли үзенчәлеге дәүләт программаларында чагылыш тапты. Әлеге дәүләт программаларында керткән үзгәрешләр финанс мөмкинлекләр белән конгрессның эшендә мөмкинлекләрен арттырды.

Милли костюмнарга һәм иҗат коллективлары өчен музыка коралларына ихтыяҗ мониторингы үткәрелде, милли костюмнар комплектларын тектерү һәм музыкаль инструментлар сатып алу буенча эш башланды. Бөтендөнья татар конгрессы бу юнәлешкә аерым игътибар бирә. Агымдагы елда костюмнар тегүгә һәм инструментлар сатып алуга индикатив күрсәткечләр нигезендә 7 600 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Россия Федерациясе төбәкләрендә 2021 елда этномәдәни проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итте. Агымдагы елда Россия Федерациясенең 29 субъектыннан       54 гариза кергән. Хәзерге вакытта иҗтимагый оешмалар үз проектларын тормышка ашыруга кереште. Грантның гомуми суммасы 10 млн сум тәшкил итә.

 

Эшче төркемнәр

Халык санын алу  кампаниясендә катнашу өчен Бөтендөнья татар конгрессы танылган артистлар, җырчылар, галимнәр, язучылар, журналистлар, конгресс хезмәткәрләреннән (барлыгы 300 якын кеше) торган эшче төркемнәр булдырды. РФ төбәкләрендә яшәүче татарлар белән очрашулар төрле форматта узды: концерт программалары, татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар, фәнни конференцияләр, «түгәрәк өстәлләр», истәлек такталары, бюст, һәйкәлләр ачу,  Бөтендөнья татар конгрессы кубогына спорт ярышлары һ.б.

Яшьләрне үстерүгә игътибар

БТК каршында инде күптән эшләп килүче оешмалар структурасы булдырылды,  безнең бурыч – һәрбер әлеге оешма каршында төрле юнәлештә эшчәнлек алып бару, ул тормыш белән бәйләнгән – яшьләр оешмасы, дини оешмалар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, хатын-кызлар оешмалары. Әлбәттә бу кайбер оешмаларга уйлануга сәбәп. Чөнки яшерен-батырын түгел, милли лидерларыбызның яше арта барган саен алмаш мәсьәләсен – әлеге эшчәнлеккә  яшьләрне кертеп җибәрү  бүгенге көн кадагындагы мәсьәлә. Хәл итү механизмы  бер генә – үзегезнең каршыгызда татар яшьләре, милли лидерларны тәрбияләү. Мөһим эшләрне, тиешле тәҗрибәне курыкмыйча, яшьләргә тапшыру зарур.

 

Чит илләрдә яшәүче татарлар белән эшләү

Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә яшәүче татарлар белән актив эшли.

Агымдагы елның 15 октябрендә Мәскәүдә узган VII Бөтендөнья Россиянең  ватандашлары конгрессында Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров үз чыгышында күп милләтле һәм күп конфессияле Россия алдында торган бурычларның берсе – милли төркемнәр арасында диалогны тирәнәйтү, дип билгеләп үтте. Мисал итеп ул Россиянең һәм чит илләрнең күп миллионлы татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштергән Бөтендөнья татар конгрессын атады.

Россиянең Тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтүенчә, «Татарстан чит илләрдә ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясенең бик актив әгъзасы булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы – чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклауда йомшак көчнең (мягкая сила) иң мөһим инструментларының берсе». 

Агымдагы елның 2 февралендә Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Евгений Примаков үзенең Татарстанга рәсми визиты кысаларында Бөтендөнья татар конгрессына да кереп, аның эшчәнлеге белән танышты һәм биредә ул чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән онлайн очрашуда катнашты. Очрашу барышында Евгений Примаков җитәкләгән агентствоның Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек итүенә өмет белдерде һәм татар оешмаларына мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте. Ассызыклап узасым килә, Азәрбайҗандагы милләттәшләребез бу мөмкинлек белән бик ныклап файдаланалар, алар инде үзләренең бик күп чараларын Бакудагы Россотрудничество бинасында үткәреп киләләр. Башка илләрне дә әлеге мисалдан үрнәк алырга чакырабыз.

Аерым атап узарга телим Әфганстанда гомер итүче татарлар белән элемтәләрне ныгытуны. Бу илдәге татарларның мәгълүматы буенча бугенге көндә Әфганстанда 700 000 якын милләттәшебез гомер итә. Быел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Әфганстандагы татарлар өчен татар телен өйрәтү буенча онлайн курслар да оештырылган иде. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г.Шәйхразыев катнашында ел дәвамында даими рәвештә онлайн видеоконференцияләр оештырылды.

Милләт Җыены

2021 елның 23-24 сентябрь көннәрендә Казанда  Бөтендөнья татар конгрессы чираттагы «Милләт Җыены»н уздырды. Мөһим карарлар кабул итү өчен ышанычлы мәйдан булган әлеге чарада Россия Федерациясенең 76 өлкәсеннән,        10 чит илдән һәм Татарстан Республикасыннан шәрәфле  500 милләттәшебез катнашында узган чара Бөтенроссия халык санын алуга багышланган иде. Россиядәге татар оешмалары вәкилләре һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез шушы истәлекле чарада онлайн рәвештә  катнаша алды.

Ул милләтебезнең җитди карарларны кабул итүче мөһим чара буларак үзен дәлилләде. Аның нигезендә безнең тарафтан ел дәвамында уздырыла торган проектлар тора. Әлеге җыеннарда күтәрелгән һәрбер мәсьәләрнең хәл итүдә Президентыбыз Р.Н. Миңнехановның  шәхси катнашуы әйтеп бетерерлек зур.

 

Президентның татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның чит илләрдәге милләттәшләребез һәм Россия Федерациясендә яшәүче татар оешмалары вәкилләре белән традицион очрашулары даими рәвештә узып тора. Әлеге очрашулардан соң Татарстан Президенты төрле оешмаларына үзенең күрсәтмәләрен бирмичә калмый. Нәтиҗәдә ватандашлар мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннән конкрет эшләр башкарыла.

Агымдагы елның 16 июнендә Президентның татарлар белән очрашуы югары эмоциональ рухта Үзбәкстанның Ташкент, 19 ноябрьдә Кыргызстанның Бишкек, 24 ноябрьдә Согуд Гарәбстанының Джидда шәһәрләрендә, шулай ук 4 мартта Бурятиядә, 14 майда  Пермь краеның Барда районында узды, 14 декабрьдә – Санкт-Петербургта узачак.

2021 елда узган төп чаралар

Бөтендөнья татар конгрессының 2021 елгы эш планына барлыгы 357 чара кергән иде.  Дөньядагы санитар-эпидемиологик ситуациянең начараю сәбәпле аның шактый өлеше онлайн форматында узды.

 

2021 елның төп чаралары:

  • 31 март-2 апрельдә IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Җыенда Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар 500 вәкиле катнашты.
  • 20-22 майда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узды,  Россия Федерациясенең 45 төбәгеннән,  7 чит илдән 300 делегат катнашты.
  • 3-5 июньдә «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия  татар дин әһелләренең форумы узды. Форумда Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 1200 вәкил катнашты.

5 июньдә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында 20 меңнән артык кеше  катнашында «Изге Болгар җыены»  узды. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин 2022 елда Идел буе Болгарстан тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү турында йөкләмә бирде. Бу чараны уздыру буенча Россия Федерациясенең Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Оештыру комитеты төзелде. Бәйрәмгә әзерлек тантаналы рәвештә 2021 елның июнендә изге Бөек Болгар шәһәрендә старт алды.

  • Илебездә халык санын алуга Конгрессның әзерлек эшләре 4-10 сентябрь көнне Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумыннан старт алды. Әлеге чарада Себер, Урал, Идел буеның 22 төбәгеннән  катнашучы төбәк тарихын өйрәнүчеләр җанисәптә татар халкын бүлмичә, татар дип язылырга өндәделәр.

 

Һәйкәлләр ачу

Билгеле булганча, 2021 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукайның 135, Муса Җәлилнең 115-елллык юбилейлары белән үзенчәлекле. Бу олуг даталар чын мәгънәсендә халыкара яңгыраш алды. Әлеге чараларга бәйле ел дәвамында татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан бик күп чаралар үткәрелде.

Төп чараларның берсе – 26 апрель көнне Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар интеллигенциясе белән очрашты. Анда ул Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы  Ркаил Зәйдуллинга, гомумән татар язучыларына Конгресс вәкилләре белән бергә Россиянең төбәкләренә чыгып, анда яшәүче татарлар белән очрашулар уздыруны бурыч итеп куйды.  Андый очрашулар эшче төркемнәр форматында күп булды.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы  Ркаил Зәйдуллин җитәкчелегендә шулай ук «Татар шигърияте көннәре» экспедициясе Россия төбәкләрендә узды.

Чит илләргә килгәндә, Франциядә Габдулла Тукайның берничә шигыре француз теленә тәрҗемә ителеп онлайн җыентык буларак чыгарылды.

Троицк шәһәрендә Г.Тукайга һәйкәл ачылды, Екатеринбург шәһәрендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое М.Җәлил һәйкәле ачылды. Киләсе елда М.Җәлилнең бюсты Серов шәһәрендә ачылачак.

 

Сабантуйлар

2021 елда халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабан туе дөнья буйлап гадәттәгечә гөрләп узды.

Россия Федерациясендә узган төп Сабан туйлары:

2021 елның 13 июнендә Ростов-на-Дону шәһәренең «Яр буе» паркында II Көньяк Сабантуе – 2021 татар халык бәйрәме узды.

27 июнь көнне тарихта беренче тапкыр Кемерово шәһәрендә I Халыкара Шахтерлар Сабантуе үткәрелде. Беренче Халыкара шахтерлар Сабан туе Кузбасс губернаторы С.Е.Цивилев һәм Татарстан Республикасы Президенты                               Р.Н. Миңнеханов килешүе нигезендә узды. Бәйрәмгә Россиянең төрле почмакларыннан, Украина, Кыргызстан һәм Казахстаннан 100дән артык шахтер хезмәте ветераны килде.

Быелгы XXI Федераль Сабантуй Нижневартовск шәһәрендә гибрид форматында, ягъни  офлайн һәм zoom режимында узды.

2021 елның 2-3 июлендә Татарстан Республикасының Мөслим районында  югары оештыру дәрәҗәсендә XI Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашты, шулай ук Россиянең 35 регионыннан 500 кунак килде. Чарада барлыгы 30 мең чамасы кеше катнашты.

Чит илләргә килгәндә, быелгы график нигезендә 33 илдә 91 Сабантуй бәйрәме узарга тиеш иде, әмма дөньядагы санитар-эпидемиологик ситуацияне истә тотып быел 12 илдә (Беларусь, Бөекбритания, Казакъстан, Израиль, Кыргызстан, Литва, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Польша, АКШ, Румыния) 19 Сабантуй узды.

Аерым әйтеп китәргә кирәк, агымдагы елның 14 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы А.Ю.Русских катнашында 2022 елда Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туеның оештыру комитеты утырышы узды.

«Алмагачлар» акциясе

Быел Татар конгрессы «Алмагачлар» исемле –  алмагач утырту  акциясен дөнья күләмендә үткәрә башлады. Алмагачлар татар халкының яраткан агачларының берсе, күп кенә халык җырларында чагылыш тапкан.

«Алмагачлар» акциясе Бурятиядә башланып китүе очраклы түгел. Чөнки узган гасырның 30-нчы елларда милләттәшләребез Монголиянең чиге буена, Бурятия якларына күченеп урнашкач, үзләре белән алып килгән алмагач орлыкларыннан туган җир символы булган алмагач үстерә алганнар.

Бу күркәм акция Омск өлкәсенең Каракүл авылында да узды. Каракүл авылын искә алганда шуны әйтеп китәсем килә. Бердәм татар халкының ярты миллионга якын татар халкы Себер якларында гомер итә. Бу  төбәкнең 360 еллык тарихка ия  булган  Каракүл татар авылында 6 май көнне табигый янгын чыгу аркасында ярты авыл халкы ихатасыз кала, күп кенә зарар күрелә.  Шулай ук бу авылдан Төркиянең Бөгре Дәлик авылына күчеп киткән татарлар  авылдашларына 1 млн сум җыеп җибәрде. Иң беренчеләрдән булып, Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе җитәкчелеге фаҗига күрүчеләргә ярдәм итте.

Бүгенге көндә уртак тырышлыгыбыз белән авыл тормышы яңадан үз җаена салынды. Каракүл авылының  торгызу һәм 360-еллык юбилее уңаеннан  анда сентябрь аенда узган VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының чаралары да узды. Яңарыш символы буларак, Каракүл авылында Парк ачылды, Татарстан вәкилләре аерым аллеяда яшь алмагачлар утыртты. Большеречье районында татар зиратын булдыру  мәсьәләсе хәл ителде.

Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләр

20 август көнне Башкортстан Республикасының Мишкә районының Мишкә авылында Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Кызыл байрак кадаган Гази Заһитовның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар узды. «Биш герой» мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәм Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачылды.   Һәйкәл ачылу тантанасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашыу да әлеге вакыйганың әһәмиятен раслый.

Шулай ук 5 октябрь көнне Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачу тантанасы узды (2022 елда бюст ачылу каралган).

 

Китаплар тарату эше

Бөтенроссия халык санын алу барышында Россия өлкәләренә  матур татар әдәбияты, шул исәптән «Татар дөньясы. Татарский мир» һәм «Татар милли ашлары. Татарская национальная кухня», «Татары Уфимского уезда» басмалары, махсус әзерләнгән «Үз җиремдә – үз телемдә», «Татар барда-хәтер бар» җыентыклары, «Татарлар: гамәл стратегиясе» брошюрасы таратылды. Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә Россия Федерациясенең  39 төбәгендә эшләүче татар оешмаларына 10 меңләп китап җибәрелде.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе тарафыннан безгә тапшырылган 9 меңнән артык китап Халык санын алу барышында Россия төбәкләренә  тапшырылды.

«Татарча диктант»  Дөньякүләм белем тикшерү акциясе

2021 елның 10-12 сентябрь көннәрендә Халык санын алуга әзерлек кысаларында алтынчы  тапкыр  «Татарча диктант»  Дөньякүләм белем тикшерү акциясен уздыру бик урынлы булды. Ул татар халкын берләштерүдә тагын бер мөһим адым ясады.  Елдан-ел популярлашып килгән әлеге чара быел дөньяның        34 илендә, Россия Федерациясенең 71 төбәгендә узды, дөнья буйлап оештырылган 5 меңгә якын мәйданчыкларда барлыгы  1 023 738 татарны берләштерде.

«Татар кызы» Халыкара конкурсы

Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы проектларының берсе булган – «Татар кызы» Халыкара конкурсы быел да дөнья буйлап узды. Ярымфиналда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 10 чит иленнән  40 татар кызы катнашты. Финал ярышына 12 кызыбыз узды.  Ташкент шәһәрендә узачак конкурсның финалы пандемия аркасында киләсе елга күчерелде.

I Бөтенроссия «Каз өмәсе»  фестиваль-бәйгесе

Шулай ук халык санын алу вакытында Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы башлангычы белән 21 сентябрь – 8 ноябрь көннәрендә Россиянең 15 төбәгендә I Бөтенроссия «Каз өмәсе»  фестиваль-бәйгесе узды.  Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау максатыннан уздырыла башлаган әлеге бәйгенең 7 номинациясендә җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы     10 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узды.

Җирле татар оешмалары  җитәкчеләре әлеге чарада zoom-форматында катнашты. Быелгы фестиваль-бәйгедә  1 меңнән артык кеше катнашты, киләчәктә дә ул даими рәвештә узачак. Киләчәктә «Каз өмәсе», «Татар казы» төшенчәләре аерым брендка әйләнеп, бөтен дөньяга танылачак.

БТКның мәгълүмати хезмәт идарәсе эше

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтына ел дәвамында якынча 12 меңгә якын язма һәм видео материаллар куела. Шулай ук татар конгрессы эшчәнлеге социаль челтәрләрдәге аккаунтларда, аеруча инстаграмда актив яктыртылып бара.

Милли үзаңны үстерү һәм Интернетта татар телле контентны арттыру максатыннан соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе күп санлы иҗади конкурслар оештыру традициясен гамәлгә кертте. Мисал өчен, 2021 елда «Солдат альбомы», «Әниемнең җылы кочагы», «Авылым чишмәләре», «Мин татар, чөнки…» дип исемләнгән бәйгеләр оештырылды.

Флешмоб форматында узган «Мин татар, чөнки… » исемле бәйгедә катнашучылар «Мин татар, чөнки… » дигән сүзләр белән башланып киткән                 1-минутлык видео-роликларында татар булуның мәгънәсен ачып бирделәр. Бәйгедә 13 кеше җиңеп чыкты: Американың Чикаго шәһәреннән башлап Пермь краена хәтле. Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 2 декабрь көнне Конгресс бинасында узды.

Татар конгрессының төп басма мәгълүмат чыганагы «Татарлар» газетасының ел әйләнәсендә 24 саны дөнья күрде. Россия һәм чит илдәге 230 дан артык татар оешмасына әлеге гәҗит даими рәвештә почта хезмәте белән җибәрелеп тора.  Өстәп шуны да әйтергә кирәк, быел «Татарлар» газетасы өчен аеруча да мөһим ел булды, чөнки нәкъ 10 ел элек аның беренче саны, ул вакытта «Халкым минем» дигән исем астында дөнья күргән иде.

Мәгълүмати хезмәт идарәсе «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән һәрдаим кулга-кул тотынышып эшли. Аеруча телевизор тамашачыларына якын булган «Халкым минем» һәм «Татарлар» тапшыруларын ассызыклап узасы килә. 2021 елда уртак тырышлык белән зәңгәр экраннарга «Халкым минем» тапшыруының 30га якын чыгарылышы, «Татарлар» тапшыруының 260тан артык чыгарылышы әзерләнде. БТК чакыруы буенча «Манзара», «Ком сәгате», «Таяну ноктасы», «Точка опоры» тапшыруларында, «Болгар» радиосындагы «Татар мәйданы»нда татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы һәрдаим кунак булдылар.

Регионнардагы милләттәшләребезне татар дөньясы һәм Татарстан тормышы белән якыннанрак таныштыру һәм милли матбугатыбызның офыкларын киңәйтү өчен 2019 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура җитәкчелеге татарлар күпләп яшәгән Россия регионнарындагы җирле татар оешмаларына ай саен 8 татар журналыннан торган комплект җибәрүне хәл итте. Быел да әлеге эш тукталмады, 29 татар оешмасына журналлар тупланмасы ай саен җибәрелеп торды.

Быелгы Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында бөтен Россиядән җыелган каләм әһелләре Удмуртиягә сәфәр кылдылар. Биредә «Яңарыш» газетаның 30 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары да оештырылган иде.

2021 ел татар матбугаты өчен тагын бер шатлыклы вакыйга алып килде, быел Марий Элның Бәрәңге районында татар телле «Якташлар» исемле яңа газета нәшер ителә башлады.

Мәгариф

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук 2021 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча югары квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия Федерациясе субъектларыннан һәм якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентларны җәлеп итү эшен дәвам итте.

Агымдагы елда Казан федераль университеты халыкара мөнәсәбәтләр факультетының «Төрки халыклар тарихы» һәм «Төрки халыкларның сәясәте һәм икътисады» белгечлекләренә барлыгы 42 студент кабул ителде.

Шулай ук, Татарстан Республикасы югары уку йортларына Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 30 студент кабул ителде. Барлык студентлар Бөтендөнья татар конгрессы каршында төзелгән аспирантлар һәм студентлар ассоциациясенә теркәлде.

2021 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Казан федераль университетының Халыкара лингвистика үзеге белән берлектә 6 айлык курслар уздырып, Россия Федерациясе төбәкләре өчен 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысын әзерләде. Бүгенге көндә мөгалимнәребез алган дипломнары нигезендә үз төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуга кереште. Киләсе елда бу тәҗрибә дәвам ителәчәк.

2021 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Россиякүләм «Татар теленең виртуаль кабинеты» бәйгесе уздырылды. Конкурсның төп максаты булып татар теле кабинетларыныж ресурсларын булдыру һәм аны куллану буенча педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәле тәҗрибәләрен ачыклау, татар теле һәм әдәбиятын дидактик һәм методик яктан баету. Бәйге мөгалимнәребез тарафыннан зур кызыксыну уятты. Барлыгы бәйгедә 144 укытучы катнашты.

Мәдәният

Бөтендөнья татар конгрессы Мәдәният министрлыгы белән берлектә           2021 елның 18 февралендә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Җәлил укулары» III Халыкара шигырь укучылар бәйгесенең Гала-концертын уздырды.

Гала-концерт Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм М. Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланды. Бәйгедә барлыгы 40 меңнән артык кеше катнашты.

Конкурс 3 этаптан торды. Татарстан Республикасы районнарында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит ил татар иҗтимагый оешмаларында. Конкурсның йомгаклау этабы видеоформатта узды, анда 73 җиңүче билгеләнде.

Гала-концертта традиция буенча М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.

Агымдагы елда Бөтендөнья татар конгрессы Россиякүләм «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале һәм Республикакүләм «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты бәйрәме кебек мөһим чараларны оештырды. Ике чарада Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 500 дән артык кеше катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге белән берлектә, 26-29 апрель көннәрендә «Сабан туе» халык бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» темасына семинар-практикум уздырды.

Семинар-практикум программасына мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук төрле юнәлешләр буенча танылган галимнәр катнашында мастер-класслар һәм лекцияләр кертелгән иде.

«Youtube» видеохостингында мастер-классларның онлайн трансляциясе оештырылды. Семинар-практикумда Россия Федерациясенең 27 субъектыннан килгән 50 милләттәшебез, шул исәптән Бельгия дәүләтеннән бер кеше катнашты. Калган катнашучылар өчен дистанцион режимда уку мөмкинлеге бирелде. Семинар-практикум тәмамлангач, барлык катнашучылар укулар узу турында сертификатлар алдылар.

Шулай ук 2021 елның 22-23 апрель көннәрендә Пенза шәһәрендә                      Э.Р. Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Тенешев укулары» дигән Халыкара фәнни – гамәли конференция узды. Конференциянең оештыручысы-Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе. Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пенза өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә  узды. Ул РФ һәм якын чит илләрдән тюркология, лингвистика һәм тарих өлкәсендә танылган белгечләрне җыйды.

20-21 август көннәрендә Башкортостанның Туймазы районы Төмәнәк авылы этнографик музее җирлегендә «Җырлыйк әле!» төбәкара фестиваль-бәйгесенең йомгаклавы узды.

Спорт

Агымдагы елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты спорт юнәлешенә аеруча игътибар бирде. 24 октябрьдә Пермь краен Барда районында Бөтендөнья татар конгрессы кубогына беренче мәртәбә волейбол буенча ярыш уздырылды. Ярышта төрле яшь категорияләре буенча 22 команда катнашты. Ярыш милләттәшләребез арасында уңай бәя алды.

Әлеге эшчәнлекне дәвам итү максатыннан 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә чаңгы ярышы һәм баскетбол ярышларын уздыру планга кертелде. Якын киләчәктә милли спорт төрләре буенча спартакиада уздыру мәсьәләсе дә хәл ителә башлады.

* * *

Киләсе елда БТКның 30 еллыгына һәм Идел буе Болгарстан тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгына  әзерлек башланып китте. Без аны тиешле дәрәҗәдә уздырырга тиешбез.

БТК Уставы нигезендә VIII съездта татар оешмаларының делегатлар сайлау конференцияләре уздыруны 3 ай алдан сорар идек һәм әлеге мәртәбәле съездта халкыбызның иң абруйлы шәхесләрен катнаштыруны тәэмин итү безнең уртак бурычыбыз булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*