tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышының икенче өлеше башланып китте
“Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышының икенче өлеше башланып китте

“Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышының икенче өлеше башланып китте

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышының икенче өлеше башланып китте. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев ачып җибәрде.

– Пленар утырышның икенче өлешен башлап җибәрергә рөхсәт итегез! Без бүгенге утырышның төп темасы итеп тәрбия һәм тел мәсьәләсен куябыз. Без мәдрәсәләрдә белем бирүнең нигезенә татар телен өйрәтүне һәм татар традицияләре буенча тәрбияләүне салырга тиешбез, – диде ул.

Чарада Татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән, бу өлкәдә күп хезмәт куйган хөрмәтле дин әһелләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен, шулай ук Татар телен һәм мәдәниятен, Ислам динен өйрәнүдә югары уңышларга ирешкән шәкертләр Бөтендөнья татар конгрессының  махсус стипендиясе белән бүләкләнде.

Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*