tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин: “Татар телен белгән имамнар – беренче урында”
Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин: “Татар телен белгән имамнар – беренче урында”

Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин: “Татар телен белгән имамнар – беренче урында”

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза.

«Россияда дини мәгариф системасы һәм аны камилләштерү юллары» темасына Россия ислам институты ректоры, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия Ислам мәгарифе шурасы рәисе Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин сөйләде.

Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин дин әһелләре арасында татар телен белү мәсьәләсен күтәрде. Ул татар телен белгән имамнар – беренче урында диде. Дини белем бирүнең сыйфатлы стандартлары булуын ассызыклады. Шулай ук дини белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган дип сөйләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*