tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мин – себер татарымын….
Мин – себер татарымын….

Мин – себер татарымын….

Вагай районында җирле шагыйрь Булат Сөләймановка 80 яшь тулу уңаеннан ХХI “Сөләйман укулары” фәнни-гамәли конференция узды.

Чарада Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин, Төмән өлкәсе милләтләр эше буенча комитет рәисе урынбасары Владислав Чернов, Төмән өлкә Думасы депутаты Юрий Конев катнашып чыгыш ясадылар.

Чара кысаларында өлкә һәм төбәкара олимпиадада катнашып җидү яулаган укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Икенче бүлектә район укучылары һәм мәктәпләр делегацияләре чыгыш ясады. Тугыз авылы мәктәбе “Булат Сөләйманов иҗаты” буенча презентация ясады. Мәктәп укучылары Диләрә Хәкимова “Бөлат Сөләйманов иҗатында Бөек ватан сугышының чагылуы”, Элмира Кузакбердиева исә “”Су коцептының Булат Сөләйманов иҗатында чагылуы” исемле докладлар белән чыгыш ясадылар.

Чара Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан җыелган үзешчән артистлар концерты белән тәмамланды.

Белешмә: Булат Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсе Вагай районы Сопра авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә туа.

1946 елда ул мәктәпкә укырга бара, тик аңа ни бары берничә атна гына укырга туры килә. Үзенең биографиясендә ул: “Кияр киемем булмау сәбәпле мәктәпне калдырып торырга туры килде”, – дип яза. Ә менә 1954 елда җиде еллык мәктәпне уңышлы тәмамлап, ике ел колхозда  төрле эшләрдә эшли. Урта белем алу теләге белән ул Тубыл шәһәрендәге татар мәктәбенә укырга керә. Бу юлы да бәхет кошы елмаеп тормый. Кабат укуны калдырып җиңнәрне сызганып эшкә тотынырга туры килә. Салехардта йөкче, Омскида маляр һәм бетон коючы, Вагай районының Карагай урта мәктәбендә китапханәче булып эшли. Ниһаять, 1961нче елда Булат экстерн рәвештә урта мәктәпне тәмамлап Казанга юл тота. Хыялы – данлыклы Казан университетында белем алу. Монда да укырга кергәнче башта аңа тормыш университетын татырга туры килә. Ә аннан соң Фрунзеда (бүгенге Бишкек, Кыргызстан) – балта остазы, Соргытта (Ханты-Манси автоном округы) – маляр һәм монтажчы, Бакуда нефть ташларында-оператор булып эшли. Берүк вакыттта читтән торып Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*