tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңнеханов: Казандагы турнир ислам дөньясы илләрендә хоккей үсешенә этәргеч бирәчәк
Миңнеханов: Казандагы турнир ислам дөньясы илләрендә хоккей үсешенә этәргеч бирәчәк

Миңнеханов: Казандагы турнир ислам дөньясы илләрендә хоккей үсешенә этәргеч бирәчәк

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам илләре һәм Татарстан Республикасының һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча I халыкара турнирда (Kazan hockey cup 2023) катнашучылар һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Спорт вакыйгасы «Татнефть Арена» боз сараенда ярышта катнашучылар – йолдызлар командаларының гала-матчы белән тәмамланды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов турнирны зур спорт бәйрәме дип атады. «Безнең күпмилләтле республиканың башкаласы – Казан хаклы рәвештә Россиянең спорт башкалаларыннан берсе санала. Ул – халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге дәрәҗәле спорт турнирларын үткәрү урыны», – дип искәртте Миңнеханов.

Шул ук вакытта ТР Президенты, мөһим истәлекле дата уңаеннан күптән түгел узган тантаналарны исәпкә алып, әлеге хоккей турнирының икеләтә әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Узган ел без дәүләт дәрәҗәсендә тарихи юбилейны – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үттек. Унбер гасыр элек безнең ата-бабаларыбыз зур мөселман дөньясының аерылгысыз өлешенә әверелгән. Бүген, күп гасырлар узгач, Россия халыкларының бердәм гаиләсендә без бөек элгәрләребезнең васыятьләренә тугры булып калабыз», – дип искәртте ул.

Моннан тыш, Миңнеханов ислам дөньясы белән хезмәттәшлекнең һәрвакытта да Татарстан хакимияте эшчәнлегенең әйдәп баручы юнәлешләреннән берсе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара саммитын үткәрү узган елның иң әһәмиятле вакыйгаларыннан берсе булды. Аның барышында республикада ислам илләре арасында хоккей турниры үткәрергә тәкъдим ителде.

«Безнең бай хоккей традицияләрен исәпкә алып, Татарстан башкаласында Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләрен берләштерә торган тагын бер спорт мәйданчыгы барлыкка килүенә шатланабыз. Әлеге турнир ислам дөньясы илләрендә хоккей үсешенә этәргеч бирер, илләр һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итәр, Ислам хезмәттәшлек оешмасы тарихында тагын бер якты спорт сәхифәсе булыр дип ышанам», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук барысын да ислам илләре командалары арасында хоккей буенча беренче турнирның уңышлы үткәрелүе белән котлады, ярышларның даими рәвештә уздырылачагына һәм халыкара дәрәҗәдә танылачагына ышаныч белдерде.

Турнир Казанда 14-17 гыйнварда узды. Уеннарда 14 илдән, шул исәптән Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко һәм Төркиядән ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнашты.

Элегрәк ТР Президенты әлеге спорт чарасының соңгы матчында төшерелгән фотолар белән уртаклашкан иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*