tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин Казанда төзелә торган «Адымнар» белем бирү комплексын карадылар
Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин Казанда төзелә торган «Адымнар» белем бирү комплексын карадылар

Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин Казанда төзелә торган «Адымнар» белем бирү комплексын карадылар

Яңа уку елына Казанда республикада беренче булып «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексын файдалануга кертү планлаштырыла. ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев төзелеш мәйданчыгында эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Яңа Савин районының Бичурин урамындагы 165нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендәге эшләрнең барышы белән танышты. Хәзер бинада капиталь ремонт төгәлләнеп килә, шуннан соң биредә башлангыч мәктәп урнашачак.

Янәшәдә 5-11 сыйныфларда белем алучы 800 укучыга исәпләнгән урта мәктәп төзелеше бара. Белем бирү учреждениесе 400 урынлы төшке аш залы, бассейн, спорт залы, гардероблар, беренче каттагы остаханәләр, 500 урынлы актлар залы, уку кабинетлары, икенче каттагы китапханәне үз эченә алачак. Бинаның гомуми мәйданы 14 мең кв. м.

Бүгенге көндә барлык катларда диварлар һәм колонналар, парапетлар бетонланган, түшәмәләр, түбә һәм тышкы җылылык үткәргеч юлы урнаштырылган. Төзүчеләр шулай ук диварларны кирпеч белән өюне, тәрәзәләрне, витражларны монтажлауны тәмамладылар һәм чиста отделкага керештеләр.

1нче сентябрьдә ачылачак «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы өч мәктәпне үз эченә ала: Бичурин урамы буенча реконструкцияләнгән башлангыч, яңа билингваль мәктәп, Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп, шулай ук балалар бакчалары, дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Казан Мэры Илсур Метшинга полилингваль комплекс төзү буенча барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итүдә шәһәр хакимиятенә һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Казан Татарстанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы барлыкка киләчәк беренче шәһәр булачак. 2022 елга кадәр барлыгы шундый алты комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның максаты – балалар рус, татар, инглиз телләрендә укыячак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү комплексы моделен булдыру.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*