tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Габдулла Тукай” “Муса Җәлил”не кабул итте
“Габдулла Тукай” “Муса Җәлил”не кабул итте

“Габдулла Тукай” “Муса Җәлил”не кабул итте

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Муса Җәлил исемендәге очкычны каршы алды.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында «Аэрофлот» авиакомпаниясенең очкычы җиргә төште. Ул бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә.

Борт Мәскәү-Казан маршруты буенча юл тотты. Рейсның беренче пассажирлары арасында Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, «Аэрофлот» ГАҖ генераль директоры урынбасары Игорь Чалик, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева да бар иде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очкычның тәүге пассажирларын президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җылы сәламләде.

Исегезгә төшерәбез, «Аэрофлот» бортларының берсенә бөек шагыйребез Муса Җәлил исемен бирү инициативасы белән Татарстан Президенты чыккан иде. Бу идеяны Россия Транспорт министрлыгы һәм авиакомпания тиз арада хуплады.

«Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой. Аның каһарманлыгы мәңгелек булырга тиеш», диде Президент.  Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, самолет иртәрәк әзер булган, әмма эпидемия игьлан итү сәбәпле, аның очуы тоткарланды.

– Бүген, 24 июньдә, 75 ел элек Җиңүчеләр парады уздырылган. Нәкъ менә бүген әлеге очкычның килүе өчен без рәхмәтле. Бу безнең горурлык! Без ярдәм өчен бик рәхмәтле. Пассажирлар рәхәтен күрсен!» — дигән теләген җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*