Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Рим Гыйниятуллинга котлау сүзләрен юллаган
Минтимер Шәймиев Рим Гыйниятуллинга котлау сүзләрен юллаган

Минтимер Шәймиев Рим Гыйниятуллинга котлау сүзләрен юллаган

Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин юбилеен – 75 яшь тулган көнен билгеләп үтә.

Үзбәкстанда туып, ул үз тормышын сәясәт һәм иҗтимагый эшчәнлек белән бәйли. Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе булып тора. Үзбәкстанда халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга Рим Гыйниятуллин зур өлеш кертә.

Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе бүген күпсанлы котлауларны кабул итә. Ихтирам сүзләрен һәм теләкләрен Рим Гыйниятуллинга шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та юллаган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*