tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиевка туган авылында бюст куелды
Минтимер Шәймиевка туган авылында бюст куелды

Минтимер Шәймиевка туган авылында бюст куелды

Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның Беренче Президенты, РФның Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевка бронзадан эшләнелгән бюст ачылды. Бюстның биеклеге 3,8 метр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

РФ Президенты Владимир Путинның 2013 нче елның 29 март Указы нигезендә, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булганнарның туган ягында бронзадан эшләнелгән бюст куелырга тиеш.  Минтимер Шәймиев Хезмәт Герое исемен 2017 елның 28 апрелендә алган иде.  Бюстны сынчы Фәнил Вәлиуллин эшләгән. Ул  тумышы белән шулай ук Актаныштан булган Әлфия Авзалованың каберендәге һәйкәлне ясаучы да. Беренче Президент бюстының гомуми биеклеге 3,8 метр. Шуның 2,5 метрын постамент алып тора.

Бюсттан ерак түгел генә авылның күрке булырлык парк ясалган. Анарга “Бабайда кунакта” дип исем кушканнар. Парк Әнәк һәм Пучы авыллары арасында урнашкан һәм буалар каскадына кергән.

Паркта 9 мәйданчык бар. Аларда Минтимер Шәймиев биографиясен чагылдырган стендлар белән танышырга мөмкин. Һәр мәйданчыкка исемнәр дә биргәннәр:”Көрәш”,”Сабан туе”, “Гармунчы”, “Таган”, “Гөлбакча” һ. б.  Паркка керә торган урында “Яз килә! ” арт-объектын күрергә була. Шулай ук “Шахматлар”, “Радиоалгыч”, “Чаптан” (Шәймиевлар нәселе кушаматы), “Нәсел агачы” (Шәймиевларныкы) арт – объектлары да паркны бизәп тора.

Лилия Локманова
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*