tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләнең “Таңкай” балалар бакчасында “Татар малае – 2021” бәйгесе узды
Минзәләнең “Таңкай” балалар бакчасында “Татар малае – 2021” бәйгесе узды

Минзәләнең “Таңкай” балалар бакчасында “Татар малае – 2021” бәйгесе узды

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасында “Татар малае – 2021” бәйгесе узды. Бәйгедә алты бала көч сынашты. Балалар туган телне белү, актерлык осталыгы белән беррәттән үз һөнәрләрен дә күрсәттеләр.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтеме чын мәгънәсендә кечкенә минзәләлеләргә туры килә. Алар моны үзләренең җырга булган осталыклары һәм артистлык сәләтләре белән дә исбат иттеләр. Бәйгене бәяләүчеләргә һәм катнашучы малайларга балык тоту һәм шөреп бору бик кызык булды. Балык тоту буенча Рамилгә тиңнәр булмады. Ә Салаватның кулында шөреп белән отвертка уйнап кына торды.

Барлык балалар да аерым номинацияләрдә җиңүләр яулады. Аларга грамоталар белән татар телендә китаплар тапшырылды. “Мин бит татар малае” бәйгесенең әлеге этабында җиңүче дип Салават Фаррахов танылды. Аңа район күләмендә узачак бәйгедә җиңү телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*