tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мишка» фильмы Казан кинофестивале җиңүчесе
«Мишка» фильмы Казан кинофестивале җиңүчесе

«Мишка» фильмы Казан кинофестивале җиңүчесе

9 сентябрь көнне  Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Фестивальнең Милли конкурсында Юлия Захарованың «Мишка» фильмы җиңде. Режиссерга кинофестиваль статуэткасын данлыклы режиссер, музыкант Эмир Кустурица тапшырды.

Юлия Захарова Татарстан тамашачысына «Хәлимә» һәм «Тарлан» фильмнары режиссеры буларак таныш шәхес. Режиссерның соңгы күләмле эше “Мишка” фильмы 2022 елда тәкъдим ителеп, даими төрле фестивальләрдә катнашып килә.

10 яшьлек Робертның уенчыкларыннан аерыласы килмичә үзенә бер сихри дөнья уйлап чыгарып,  яраткан уенчыгы йомшак аю белән төрле мавыктыргыч маҗараларга дучар булуы бер кешене дә битараф калдырмагандыр.

Фильмның төп рольләрендә Рәфис Нуруллин (йомшак аю) һәм Эльдар Гыйниятов (Роберт) уйный. Шулай  ук тамашачылар әлеге фильмда Александр Максимов, Зәлинә Насыйрова, Ратмир Гарифуллин,  Булат Җиһаншин кебек артистларны да күрә алалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*