tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мисс Казан» җиңүчесе Ләйсән: Татар телен әбием белән сөйләшеп үскәнгә беләм
«Мисс Казан» җиңүчесе Ләйсән: Татар телен әбием белән сөйләшеп үскәнгә беләм

«Мисс Казан» җиңүчесе Ләйсән: Татар телен әбием белән сөйләшеп үскәнгә беләм

«Мисс Казан — 2021» исеменә лаек булган Ләйсән Таһирова татар сөйләмен әбисе белән аралашып үскәнгә белә. КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе студенты Ләйсән тумышы белән Чиләбе шәһәреннән.

«Гаиләмдә татарча сөйләшәбез, әмма рус мохитендә яшәгәнгә күрә, көнкүрештә еш кына рус теленә күчәбез. Әбиләрем минем белән гел татарча аралашты, татар телен әбиләрем белән сөйләшеп үскәнгә күрә генә беләм. Казанга күченгәч, татар дөньясына килеп эләккәнемә сөендем. Чиләбедә татар теле факультатив рәвештә генә укытыла», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ләйсәннең башка конкурсларда да катнашканы булган. «Үземне „Мисс КФУ“ һәм „Краса студенчества России“ кебек бәйгеләрдә сынап караганым булды. Бәйгедә җиңү минем өчен үз-үземә ышанычны арттырды. Матур булу — җиңел атлау, үз-үзеңне сәхнәдә тоту гына түгел. Монда сабыр да була белергә кирәк. Дулкынлану һәрвакыт бар, ул үтә торган әйбер», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*