tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мисс Татарстан-2021» бәйгесе җиңүчесе Динә Юнысова: «Башкалар ни уйлар, дип борчылдым»
«Мисс Татарстан-2021» бәйгесе җиңүчесе Динә Юнысова: «Башкалар ни уйлар, дип борчылдым»

«Мисс Татарстан-2021» бәйгесе җиңүчесе Динә Юнысова: «Башкалар ни уйлар, дип борчылдым»

Гүзәллек – эчке дөнья, акыл һәм тышкы кыяфәтнең гармониядә булуы ул. Бүгенге героебыз – республиканың иң сылу кызы, «Мисс Татарстан- 2021» бәйгесенең җиңүчесе 18 яшьлек Динә Юнысова әнә шул фикердә. Чувашия республикасының Шыгырдан авылында туган татар кызына җиңү җиңел бирелгәнме? Бәйгедән соң ниләр кичерә ул? Без әнә шуларны белештек.

– Динә, әлеге бәйгедә катнашу турында күптән хыяллана идеңме?
– Дөресен генә әйткәндә, бу бәйге турында очраклы гына белдем. Инстаграмны карап утырганда, «Мисс Татарстан-2021» бәйгесенә кастинг уздырылу турындагы рекламага юлыктым. Башта катнашырга теләмәдем, ә бераз уйлагач, үземне сынар өчен генә булса да, барып карыйм әле, дигән карарга килдем. Ике катлаулы кастингны узганнан соң да икеләндем әле, әмма кире борылмадым: иң авыры артта калган иде инде. Мондый карар кабул итеп, дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм.

– Финалга да үткәч, җиңүне максат итеп куйдыңмы?
– Җиңәр өчен түгел, бәйгедән, андагы искиткеч мохиттән ләззәт алу өчен катнаштым. Мин сәхнәне бик яратам, киеренкелек сизмим, үземне анда иркен тотам. Җиңәргә дә нәкъ менә шул эчке халәтем ярдәм иткәндер, миңа калса.

– Максатың ул булмаса да, бүген син – Татарстанның иң гүзәл кызы. Ниләр кичерәсең?
– Мин әле дә ышанмыйм. Болар барысы да ниндидер татлы төш кебек. Аннан җиргә төшерәләр дә җаваплылык хисе тоя башлыйм. Хәзер республиканың башка кызлары миннән үрнәк ала бит, димәк, мин аларны рухландырырга, үземне тиешенчә тотарга тиеш. Гүзәллек бит ул тышкы матурлык кына түгел. Ул синең тәрбияле, зиһенле булуыңда да чагыла.
Бу җиңүем тырышлыгымның юкка китмәвен дә раслады. Үзем дә көннән-көн камиллеккә омтылуның, үз өстеңдә эшләүнең нәтиҗәле булуына инандым. Ләкин бу соңгы чик түгел. «Без булдырабыз!» дип, киләчәктә «Мисс Россия», хәтта «Мисс Вселенная» дәрәҗәләрен алырга да язсын!

– Әти-әниең җиңүеңне ничек кабул итте, Динә?
– Әтием, гомумән, бәйгедә катнашуым турында җиңгәч кенә белде. Дөресен генә әйткәндә, матурлык бәйгеләрендә катнашуымны бик хупламый. Әнием бик сөенде: финалның туры трансляциясен караган чакта, минем исемне ишеткәч, елап ук җибәргән. Бәйгедән соң шалтыратып, котладылар, Шатлыклы минутларны, телефон аша булса да, бергә кичердек. Аллага шөкер, мине гел рухландырып, миңа ярдәм итеп торалар.

– Синеңчә, Татарстан гүзәлләре, татар кызлары нинди булырга тиеш?
– Әти миңа: «Матурлык нигә кирәк ул?! Иң беренче чиратта, кызым, акыллы, тәртипле бул», – дияргә ярата. Мин аның белән килешәм.

– Татар кызына тыйнаклык та хас бит әле. «Мисс Татарстан» бәйгесенең бер өлешендә сәхнәгә купальниктан чыгу шарты бар иде. Үзеңдә уңайсызлану хисе, ниндидер каршылык сиздеңме?
– Әлбәттә, сәхнәгә купальниктан гына чыгабыз дигәч, бераз уңайсызландым. Башкалар ни уйлар? Менә шул сорау борчыды. Ләкин матурлык бәйгеләрендә фигура күрсәтү генә аз бит ул. Әйткәнемчә, тән, акыл, хисләр арасында гармония булырга тиеш. Бәйгенең шарты шундый булгач, үземне җиңеп, таләпләрне үтәргә туры килде.

– Тормышыңда булачак үзгәрешләргә әзерме син? Нинди хыяллар белән яшисең?
– Үзгәрешләр инде башланды, әле ышанып бетеп кенә булмый. Ә киләчәк турында бик уйламыйм – бүгенге көнем белән яшим. Һәр көннән ләззәт, файда алырга тырышам.

– Син хәзер күпләргә үрнәк, ә үзеңнең кумирың бармы?
– Әнием. Мин әниемнең матурлыгына, зирәклегенә сокланам. Нәкъ менә аннан үрнәк алырга, аңа охшарга тырышам.

 Лилия Гыймазова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*