tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” күргәзмәсе ачыла
Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” күргәзмәсе ачыла

Мөдәрис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” күргәзмәсе ачыла

15 майда 15.00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясенең күргәзмә залларында Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр»дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла.

Әлеге күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның ярты гасырлык иҗади эшчәнлегенә багышлана. Рәссамның үз халкына, аның тарихына ихтирамы, милли традицияләргә тугрылыгы күргәзмәдә тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән эшләренең төп эчтәлеген билгели.

Мөдәрис Минһаҗев – Россия гуманитар фәннәре академиясенең шәрәфле академигы, Шамил Бикчурин ис. премия лауреаты. Аның алты йөздән артык эше Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һ.б. шәһәрләрдә күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*