tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас муниципаль мәдәният көне Казанда узачак
Апас муниципаль мәдәният көне Казанда узачак

Апас муниципаль мәдәният көне Казанда узачак

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан һәм «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Апас муниципаль районы мәдәният көне узачак.

Хөрмәтле якташлар! Барыгызны да  13 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында 14.00 сәгатьтә башланачак чарага көтеп калабыз!

Районыбызның үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары,  районыбыз тарихын, бүгенгесен чагылдырган  күргәзмәләр, кул эшләре буенча мастер-класслар  — барысы да Апасча, шәп булачак!

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*