tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Беларусь татарлары белән очрашуда татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында сөйләде
Мөфти Беларусь татарлары белән очрашуда татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында сөйләде

Мөфти Беларусь татарлары белән очрашуда татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында сөйләде

Беларусь Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск Җәмигъ мәчетендә Белоруссия татарларының «Чишмә» милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Росхезмәттәшлекнең Беларусь Республикасында вәкиллеге – Минск шәһәрендәге Россия фән һәм мәдәният үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Андрей Клинцевич, Мөселман яшьләре берлеге президенты, Казанның “Ризван” мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин катнашты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: җирле татарларның «Чишмә» милли-мәдәни берләшмәсе республикада татар телен, мәдәниятен тарату, үстерү белән актив шөгыльләнә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш башкара. Оешма карамагында татар теле дәресләре алып барыла һәм төрле чаралар уңае белән мәдәни кичәләр уздырыла.

Мөфти белән очрашуга Минск һәм Слуцк шәһәрләреннән барлыгы 40-тан артык милләтәшебез килгән иде. Камил хәзрәт очрашуда катнашучыларны сәламләп, татар телен өйрәнүнең, дини мирасны, милли гореф-гадәтләрне саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул татар телен бөтен төрки телләргә  ачкыч тел дип атады һәм туган телнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кадерләп саклау өчен бирелгән олуг әманәт булуын ассызыклап үтте. Татарстан мөселманнары башлыгы чыгышында шулай ук атаклы татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерде: “Өч нәрсә диндә юк, әмма алар динне саклый: алар – милли тел, милли кием һәм гореф-гадәт”. Алга таба Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең, мәчет һәм мәхәлләләрнең эшчәнлеге белән таныштырып узды, республикадагы дин үсеше турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда дин кушканча яшим дигәннәргә мөмкинлекләр күп, 1500дән артык мәчет бар. Мөфти шулай ук республикабызның барлык мәчетләрендә вәгазьләрнең бары татар телендә алып барылуы, нәзарәт тарафыннан татар теле курслары оештырылуы хакында әйтеп үтте.

Очрашу ахырында Татарстан мөфтие милләттәшләребезне иртәгә Җәмигъ мәчеткә җомга намазына чакырды. Биредә Камил хәзрәт мөселман кардәшләребезгә вәгазь белән мөрәҗәгать итәчәк.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*