tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти БИАда укытырга килгән доктор Әли Мәһди Осман белән күреште
Мөфти БИАда укытырга килгән доктор Әли Мәһди Осман белән күреште

Мөфти БИАда укытырга килгән доктор Әли Мәһди Осман белән күреште

Рабигыль-ахир аеның 23-нче көнендә (8-нче декабрьдә), Татарстан мөфтиятенә ислам дөньясының әйдәп баручы югары уку йорты – әл-Әзһәр университеты мөгаллиме Әли Мәһди Осман килде. Махсус Болгар ислам академиясендә укытырга килгән галим республикабызга аяк басу белән үк беренчеләрдән булып Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Шәех — Ислам диненең күпләгән актуаль мәсьәләләре буенча китаплар авторы. Әлеге галимне Татарстанга, аерым алганда Болгар ислам академиясенә җәлеп итү Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән уңай хезмәттәшлек алып бару нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Абруйлы Әл-Әзһәр университеты профессорының Татарстан һәм Россия мөселманнарының дин гыйлеме үсешенә үзеннән зур өлеш кертергә ризалык белдерүе илебезнең мәгариф һәм фән өлкәсенә ныклы нигез салыну турында сөйли.

Ислам докторы белән очрашуда сүз Татарстан мөселманнары тормышы, дини вәзгыять, ислам үсеше, шәригать мәсьәләләре хакында барды. Камил хәзрәт аны бик теләп татар халкының ислам дөньясында тоткан урыны, бай дини мирас, борынгы чыганаклар, танылган шәхесләр, истәлекле урыннар белән таныштырды. Мөфти хәзрәт нәзарәтнең республикабызда дин үсешендәге ролен ассызыклап, кунакны Коръәннең Казан басмасы, соңгы елларда “Хозур” нәшриятында дөнья күргән китаплар белән таныштырып үтте. Ислам фикһе белән шөгыльләнүче галим буларак, татар дини мирасы кунакта зур кызыксыну уятты һәм ул кичекмәстән якын арада әлеге хезмәтләр белән танышырга сүз бирде. Доктор БИАда уку-укыту эшчәнлеге алып барачак һәм студентларның фәнни хезмәтләре белән җитәкчелек итәчәк.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин доктор Әли Мәһди Османга нәзарәтнең фән, мәгариф, яшьләр сәясәте, физик тәрбия өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде, киләчәккә планнар белән бүлеште. Шәех шулай ук бердәм хезмәттәшлек алып барырга килеште.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*