tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән очрашты
Мөфти Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән очрашты

Мөфти Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән очрашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 22-нче көнендә, нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Хәсәнов һәм конгрессның “Туган җир” журналы мөхәррире, тарихчы Дамир Исхаков белән күреште. Очрашуда яшь буынга татар телендә дини белем бирү, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләре хакында сүз барды. Моннан тыш, Татарстан мөфтияте һәм татар оешмаларының республикабыздан читтә эшләүче татар үзәкләре, берләшмәләр белән хезмәттәшлек алып баруга караган актуаль сораулар каралды.

Очрашуда шулай ук КФУ студенты Райнур Хәсәнов та катнашты. Ул мөфтине Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан эшләнгән “Ачык университет” онлайн укыту мәктәбе программасы белән таныштырды. Интернет аша алып барылучы әлеге дәресләр аша татар телендә өстәмә белем бирелә. Биредә видео, аудиолекцияләр, презентацияләр һәм тестлар бар. Проект шартлары буенча, бер дәреснең материалларын үзләштереп, сорауларга дөрес җавап биргәннән соң гына, киләсе дәрескә күчәргә мөмкин. “Ачык университет” проекты Татарстан мөфтиендә зур кызыксыну уятты. Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе әлеге проектны ислам гыйлеме юнәлешендә дә үстерергә тәкъдим итте. Камил хәзрәт интернет аша онлайн-укыту буенча Болгар ислам академиясе белән бергәлектә эшләргә тәкъдим итте. “Бергәләп татар телендә динебезне үстерергә, рухи кыйммәтләрне сакларга язсын!” – дип җиткерде ул.

Очрашу ахырында мөфти хәзрәт кунакларга “Хозур” нәшрияты басмаларын бүләк итеп бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*